ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Эльвира Кортункова – “Ел директоры”
Эльвира Кортункова – “Ел директоры”

Эльвира Кортункова – “Ел директоры”

Димитровград шәһәренең Н.Ф.Ватутин исемендәге 25 нче лицее директоры Эльвира Кортункова “Россиянең ел директоры” Бөтенроссия конкурсының региональ этабында җиңүче итеп танылды. Бүләкләү тантанасы 2 февральдә узды, дип хәбәр итә өлкә Губернаторының матбугат хезмәте.

Губернатор Алексей Русских җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырды. Эльвира Кортункова беренче урынга һәм 100 мең сумга лаек булды. Кузоватоводан Ольга Мартьянова белән Сурскоедан Елена Гордеева икенче һәм өченче урынны үзара бүлештеләр.

“Без һөнәри осталык конкурслары үткәрүне дәвам итәбез, бу – педагогларга үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын тормышка ашыру турында фикер алыштык – быел 41 мәктәп капиталь ремонтлау программасына кертелде”,- диде регион башлыгы.

Конкурс 27-30 гыйнварда узды, анда 13 муниципаль берәмлекнең мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

“Әлеге җиңү – лицей коллективының уртак тырышлыгы, фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Инновацияләр кертү белән традицияләрне кадерләп саклау безне уңышка китерде”,- ди Эльвира Шәвкәт кызы Кортункова.

Һөнәри осталык конкурсы Россия Президенты инициативасы белән гамәлгә куелган “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты бурычларына тәңгәл килә һәм мәгариф сферасында нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләрне ачыклауга юнәлтелгән.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*