Агымдагы елның Рамазан ае Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлегендә бик күңелле башланды.
БТК ның җирле оешма җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызының чакыруы буенча, 19 нчы февраль көнне шәһәргә Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән әшләү комитеты җитәкчесе Уразаев Фәрит Язкәр улы, Татарстан Республикасы районнарыннан бүлек җитәкчеләре, хәзрәтләр, татар эшмәкәрләре килде.
Көн тәртибендә: Алабуга муниципаль районы белән таныштыру; җирле оешманың узган елда эшләгән эшләренә отчет; Җәмигъ” мәчете каршындагы мәдрәсәгә, шәһәр буйлап һәм музейларга, ,,Батыр” фитнес- мунча комплексына экскурсия булды.
Намаз укуларны Имам- мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов ,,Җәмигъ”, ,,Әл- Кадыйр” мәчетләрендә оештырды.
Кичен, җирле оешма әгъзасы, Алабуга эшмәкәрләре җитәкчесе Кадыйров Нурислам Мидехат улы үзенең, Батыр хан” кафесына ,,Ифтар” мәҗлесенә чакырды.