Эшлекле сәфәрен дәвам итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 2028 елда Удмуртиядә Федераль Сабантуйны үткәрү һәм әзерләү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Җыелыш Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының хакимият органнары вәкилләрен, шулай ук татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләрен берләштерде.
Анда Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Роман Ефимов, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Ижау шәһәре башлыгы Дмитрий Чистяков, Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Рәмзия Габбасова да катнашып, чыгыш ясады.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сабантуйга әзерлекнең өстенлекле бурычларын билгеләде. Ул Ижаудагы федераль Сабантуйның төбәкара хезмәттәшлекнең ачык үрнәге һәм татар мәдәнияте байлыгын күрсәтү чарасы булачагын ассызыклады.
Киңәшмә барышында катнашучылар әзерлекнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышты. Проектны уңышлы тормышка ашыру өчен хакимият һәм җәмәгатьчелек арасындагы тыгыз хезмәттәшлекнең мөһимлеге билгеләп үтелде.
Утырыш йомгаклары буенча оештыру комитетында катнашучылар арасында әзерлек планын төзү буенча бурычлар куелды. Милли бәйрәмне үткәрү сроклары билгеләнде. Оештыру комитетында катнашучылар Федераль Сабантуйның Ижауда 2028 елның 7-8 июлендә булачагын расладылар.
Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Рамил Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Россия Федерациясе төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетының баш референты Азат Садриев та бар иде.


