Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Удмуртия Республикасына эш сәфәрен дәвам итә.
Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йорты татар иҗтимагый тормышының үзәге булып тора. Биредә Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре кысаларында Төбәк татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырды.
Чарада Удмуртиянең төрле районнарыннан килгән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләр катнашты. Васил Шәйхразыев Татарстан белән Удмуртия арасындагы тыгыз хезмәттәшлекне һәм иҗтимагый оешмаларның милләтара татулыкны ныгытудагы ролен ассызыклады. Очрашу барышында милли мәдәниятне таныту һәм 2028 елда Ижауда узачак Федераль Сабантуйга иҗтимагый инициативаларны җәлеп итү мәсьәләләре буенча җанлы фикер алышу булды.


