Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында масштаблы ифтар мәҗлесендә катнашты.
Самара өлкәсе Диния нәзарәте һәм танылган татар җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади- иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев әлеге чараның төп оештыручылары булды. Мәҗлескә өлкәнең 900гә якын вәкиле — дин әһелләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, аксакаллар һәм яшьләр чакырылган иде.
Васил Шәйхразыев үз чыгышында Самара өлкәсе татарларының милли традицияләрне һәм дини кыйммәтләрне саклаудагы активлыгын билгеләп үтте. Ул Фәхретдин Канюкаевка һәм Диния нәзарәтенә милләттәшләрне берләштерүче мондый зур чаралар үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.


