Язучы, «Умарта» (2025) һәм «Мандариннар» (2018) китаплары авторы Ландыш Әбүдәрова яшь буын вәкилләренә танышырга кирәк булган әдәби әсәрләр исемлеген тәкъдим итте. Бу хакта ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үзенең «Умарта» китабын тәкъдим итү чарасында сөйләде.
Язучы беренче чиратта классик әдәбияттан Фатих Әмирханның «Хәят» повестен атады. Аның фикеренчә, бу әсәрне һәркем укырга тиеш, ләкин аны тәнкыйть күзлегеннән, «мин Хәят булырмын идемме?» дигән сорау куеп карау мөһим. Ландыш Әбүдәрова авторның Хәят образын Шәрыкъ әдәбияты традицияләрендә бар яктан да килгән романтик идеал итеп сурәтләвен искәртте.
Спикер повестьның язылу тарихына тукталып, аны авторның 1909 елгы «Татар кызы» нәсере белән чагыштырды. Әгәр нәсердә татар кызы татар тормышының «кара көчләре» белән очрашып, «тере мәет» булып сурәтләнсә, «Хәят» әсәрендә (гарәпчәдән – «тормыш») автор үз концепциясен реаль образ аша тәкъдим итәргә омтылган.
Ландыш Әбүдәрова Фатих Әмирханның әсәрне ахырына кадәр язып бетерә алмавын да билгеләп үтте. Язучының яңарак кына чыккан 6 томлык академик басмасында повестьның икенче өлеше җөмлә уртасында – «карар» сүзе белән тәмамлап калдырылган. Сюжет буенча, Хәят Салихка кияүгә чыга, ләкин яшьләр Салихның иске карашлы әнисе патшалыгында яшәргә мәҗбүр була.
«Хәят – мөстәкыйль рәвештә үзе беркайчан да карар кабул итә торган кыз түгел. Салих та – җәмгыять корбаны, аның алдынгы карашлы буласы килә, Хәяткә дә ул рус телен белгәне, укымышлы булганы өчен өйләнә, ләкин аның әнисе яшьләргә яңача яшәргә ирек бирми. Шуңа күрә Фатих Әмирхан: «Хәят кызым, син булса да үзгәр инде», – ди. Шул ук сүзләрне үзенең мәкаләләрендә Гаяз Исхакый да әйтә», – дип сөйләде язучы.
Заманча әдәбияттан Ландыш Әбүдәрова Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романын укырга киңәш итте. Әсәрдә реаль шәхес – Гөлсем Камалованың язмышы тасвирлана.
Язучы сүзләренчә, татар әдәбиятында тарихи шәхесләр турында әсәрләр күбрәк булырга тиеш. Ул «милләт анасы» Зөһрә Акчурина-Гаспралы, Россиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыятен оештыручы Мәрьям Акчурина-Солтанова һәм Казанда беренче хатын-кызлар гимназиясенә нигез салучы Фатиха Аитова кебек затлы ханымнар турында яңа китаплар язылуын теләвен белдерде.