29-31 март көннәрендә Казанда XIVнче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырыла.
30 март көнне чарага килгән эшмәкәрләрнең Сарман районына баруы көтелә. Бу җәһәттән Бөтенроссия җыенын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге эшлекле киңәшмәдә каралды. Фикер алышуда чараны әзерләүгә җаваплылар һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Хәзерге этапта төп максат — логистиканы дөрес кору, эчтәлекле программа әзерләү һәм җыенда катнашучылар өчен барлык уңайлыкларны тудыру.
Оештыру комитеты алдында чыгыш ясаганда, Фәрит Мөнәвир улы булачак чараның өстенлекле юнәлешләрен билгеләп үтте:
– Безнең бурыч – Сарман җиренең кунакчыллыгын күрсәтеп, бизнес һәм хакимият арасында нәтиҗәле диалог өчен барлык шартларны тудыру һәм җыенны югары дәрәҗәдә үткәрү, – дип ассызыклады район башлыгы.
Татар авыллары эшмәкәрләренең Бөтенроссия җыены – төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен мөһим корал. Катнашучылар хәзерге шартларда хуҗалык итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, авыл җирлекләрен үстерү һәм эшмәкәрлек аша милли традицияләрне саклау мәсьәләләрен караячак.
Мондый дәрәҗәдәге форумның нәкъ менә Сарман районында үткәрелүе муниципалитетыбызның кунакчыл һәм хезмәттәшлеккә ачык төбәк булуын тагын бер кат раслый.
Чыганак: sarman-rt.ru