Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазия Республикасына килде.
Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре кысаларында Абхазиядә Татар мәдәни үзәге төзелеше белән танышты, төзүчеләр белән төзелеш процессы турында фикер алышты.
Абхазиядә татар мәдәнияте үзәген төзү — җирле татар җәмәгатьтчелеген берләштерү һәм милли традицияләрне саклау өчен мөһим проект булачагын билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.
Абхазиянең “Дуслык” татар мәдәни үзәге тарафыннан Гагра районының Бзыбь станциясендә 50 сутый участогында Татар мәдәни үзәген төзү эшләре бара. Агымдагы елның 3 июленә – Сабантуй үткәрү вакытына төзелешнең беренче этабын тәмамлау планлаштырыла. 300 кв.метр мәйдандагы беренче бина төзеләчәк. Алга таба 2400 кв. метр мәйдандагы төп бинаны төзү дәвам итәчәк.




