Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены кысаларында илебезнең 40 төбәгеннән килгән 250 вәкил белән данлыклы Тукай районында кунакта булдык.
Район оешуга быел 50 ел тула. Җирлек халкы әлеге юбилейны зур уңышлар белән каршы ала. Еллык үсеш күрсәткечләре арту – җирлекнең яшәү һәм эшләү өчен уңайлы булуын күрсәтә.
Татарстан Республикасында 43 муниципаль район бар. Һәрберсенең үз уңышы. Шул исәптән, Тукай районы республикабызда мөһим урын алып тора.
Район 2025 нче елда социаль-икътисадый үсеш буенча республика рейтингында 4 нче урында урнашты. Аеруча, сәнәгать өлкәсендә «Чаллы-Бройлер», «Кама Беконы», «Чаллы элеваторы», «Бигеш аэропорты», «Чаллы Икмәк продукты», «Чаллы инкубаторы», «Тукай нәсел репродукторы» кебек эре предприятиеләр уңышлы эш алып бара.
«Чаллы-Бройлер», «Чаллы Икмәк продукты» җәмгыятьләре, «Раритэк» автомобиль заводы яхшы икътисадый нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Район инвесторларны җәлеп итүдә дә актив.
Авыл хуҗалыгы тармагы исә җирлек икътисадының ныклы нигезе һәм стратегик әһәмияткә ия юнәлеше булып тора.
Районга булган эшлекле сәфәр кысаларында данлыклы «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булып, яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерү технологиясе белән кызыксындык, шулай ук кошчылык белән шөгыльләнүче «Фаррахов» КФХда булдык. Автомобиль төзелеше буенча әйдәп баручы «Раритэк» заводы эшчәнлеге белән таныштык. Авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча Республикада алдынгы урында баручы «Сәйдәшев исемендәге» ҖЧҖе авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесендә дә булдык. Ул Иске Абдул авылында урнашкан. Биредә эшләп килүче данлыклы «Гиндикуш» хәрби дан музеен да читләтеп үтә алмадык. Билгеле булганча, музей республикабыздагы район, шәһәрләргә үрнәк булырлык эшчәнлек алып бара. Бүгенге вәзгыять кысаларында бу аеруча мөһим эшләрнең берсе дип әйтү урынлы.
Тукай районында авыл хуҗалыгы тармагында, предприятие һәм оешмаларда эш процессын автоматлаштыру, яңа технологияләр кертү, район икътисадын үстерү өчен эшлекле инвесторлар җәлеп итүгә зур игътибар бирелә.
Очрашуның Яңа поселогында үткән пленар өлешендә традицияләрне саклау, авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм икътисадый элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре каралды.
Район башлыгы Камил Нәҗмиев чыгышында билгеләп үткәнчә, эшмәкәрлек эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга биредә аерым игътибар бирелә. Процессларны автоматлаштыру, эшне рациональ оештыру һәм кул хезмәтен заманча технологияләр белән алыштыруга басым ясала.
Бүгенге эшлекле сәфәребездән кунаклар канәгать. Очрашу барыбызны да берләштерде. Чара югары дәрәҗәдә үтте, аның нәкъ менә Тукай районында оештырылуы муниципалитетның кунакчыл һәм хезмәттәшлеккә ачык төбәк булуын тагын бер кат раслады. Бу – үзара тәҗрибә алмашу платформасы ролен дә үтәде.








