Баку шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Әзербайҗан Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасының Әзербайҗандагы даими вәкиллегендә узды. Анда ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, Әзербайҗан өлкәсенең татар диаспорасы белән элемтәләрне ныгыту, шулай ук уртак мәдәни һәм иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татар телен, гореф-гадәтләрен һәм милли үзенчәлеген саклауга, бөек татар шәхесләребезне истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук милләттәшләребез бу җирлектә халкыбызның милли үзенчәлеген саклап калу өлкәсендә башкарган эшләре турында мәгълүмат бирделәр, борчыган сорауларына җаваплар алдылар. Чыгышлар иҗади номерлар белән үрелеп барды.
Васил Шәйхразыев үз чыгышында биредә яшәүче татар җәмәгатьчелегенә актив булганнары, чараларны даими оештырып килүләре, милләт алдындагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
