3–5 апрель көннәрендә Саранск шәһәрендә традицион мини-футбол турниры — Изге Рамазан Кубогы узды. Әлеге ярыш Россиянең төрле төбәкләреннән килгән спортчыларны, җәмәгать эшлеклеләрен һәм дин әһелләрен берләштерде. Быелгы турнирда 11 команда катнашты һәм спортның дуслыкны ныгытуга, үзара аңлашуны арттыруга һәм рухи кыйммәтләрне саклауга ничек ярдәм итүен ачык күрсәтте.
Быел турнир җиңүчесе булып Саратов Җәмигъ мәчете командасы танылды. Бик мәгънәле күренеш: нәкъ менә үзенең 190 еллыгын билгеләп үткән елда әлеге коллектив югары әзерлек дәрәҗәсен, бердәмлекне һәм җиңүгә омтылышны күрсәтте.
Турнирны Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Спорт иминияте агентлыгы» ҖЧҖ оештырды. Чара Мордовия Республикасы Спорт министрлыгы, Россия мини-футбол ассоциациясе һәм Мордовия Республикасы футбол федерациясе ярдәмендә уздырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы спортны үстерүгә, рухи кыйммәтләрне саклауга һәм милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән инициативаларны даими рәвештә хуплый. Мондый турнирлар үткәрү әлеге эшчәнлекнең мөһим өлеше булып тора, алар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга хезмәт итә.
Мордовия Республикасы мөфтие Раиль хәзрәт Асаиновка һәм аның командасына турнирны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар спорт хәрәкәтен үстерү белән генә чикләнмичә, диалог, үзара хөрмәт һәм хезмәттәшлек өчен ныклы нигез дә булдыра.

