15 апрельдә Казанның Татар китабы йортында узучы «Гыйлемле Йорт» циклыннан чираттагы ачык лекция Тукайны җирләү мәрәсименә багышланган булачак.
Татар китабы йорты мөдире, КФУ өлкән укытучысы Айдар Шәйхиннең лекциясендә 1910–1940 елларда татарларда статуслы җеназа культурасының ничек формалашуы, Тукай җеназасының нинди яңа ритуаль элементлар кертүе, һәм бу традициянең соңрак Баруди, Әмирхан, Такташ, Камал кебек шәхесләрнең соңгы юлында ничек дәвам ите хакында сүз барачак.
Лекциядә кызыклы мәсьәләләр турында сүз барачак. Мисал өчен, Тукайны озату ни өчен татар җеназа культурасында борылыш ноктасы булган, йолада нинди яңа визуаль элементлар барлыкка килгән, дини йолалар белән җәмгыятьнең хәтер культурасы арасында нинди киенкерелек туган, ничек итеп мәртәбәле җеназа мәдәни хәтер һәм «милли канонизация» механизмына әйләнгән.