ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта «Татар кызчыгы, татар малае»н сайладылар
Кайбычта  «Татар кызчыгы, татар малае»н сайладылар

Кайбычта «Татар кызчыгы, татар малае»н сайладылар

Кайбычта балалар арасында «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесе узды. Балалар сәнгать мәктәбендә үткән бәйгене Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева мәгариф бүлеге белән бергә оештырды. 

Быелгы бәйгедә төрле авыллардан килгән, татар балалар бакчаларына йөрүче биш кыз һәм биш малай катнашты. Алар «Үзем турында үзем», «Мин сәнгатькә гашыйк», «Оста кулда һөнәр бар», «Татар халкының авыз иҗаты, гореф-гадәтләре» дигән биремнәрне үтәп, сәләтләрен күрсәттеләр. 

Жюри катнашучыларның барысын да билгеләп үтте. Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне  Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм Җәмилә Сагиева тапшырды.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*