ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Нижгар делегациясе өчен нәрсә белән истә калачак?
XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Нижгар делегациясе өчен нәрсә белән истә  калачак?

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Нижгар делегациясе өчен нәрсә белән истә калачак?

“Агымдагы елның 29-31 мартында Казанда үткән XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены безнең Нижгар делегациясе өчен нәрсә белән истә  калачак?” – дигән сорауга кыскача гына түбәндәгечә җавап кайтарырга мөмкин. Беренче юллардан ук шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең делегация бу юлы Казанның иң затлы “Корстон” кунакханәсенә урнаштырылды һәм беренче көнне үк безнең сафаҗайлы яшь эшмәкәр Илһам Мәликовны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Икенче  көнне  бер  төркем  якташларыбыз Казанда ТАССРның халык артисты, безнең күренекле  якташыбыз  Рәшит  Ваһапов (07.05.1908 – 14.12.1962) истәлегенә 2022 елда Татар дәүләт филармониясе скверында тантаналы рәвештә ачылган 5 метр биеклектәге һәйкәлгә барып, чәчәкләр салды. Ә кич  белән  җыенның бөтен делегатлары өчен (Россиянең 37 регионыннан 800гә якын кеше) безнең актуклы Рифат Фаттахов гамәлгә куйган “Халык  җәүһәрләре”  фестиваль-конкурсының Кәрим Тинчурин театрында (элекке Камал театры) гала-концерты тәкъдим ителде. Шушы чарада “Нижгар такмаклары” белән чыгыш ясаган кечербишчалы автор-башкаручы Илдус Харрясовның лауреат булуы безнең өчен горурланырлык вакыйгага әверелде.

Җыенның өченче  көнендә Сафаҗайдан Камалетдиновлар, Сафиулловлар, Рбишчадан Абдулкәримовлар, Фәхретдиновлар, Уразавылдан Якубовлар гаиләләре традицион күргәзмәгә үзләренең итле продукцияләрен чыгарган булса, Таңбулат Фаттахов чамбырлы  “Нижгар чәй” тәкъдим итте.

Ә җыенның пленар утырышында  безнең  өчен  тагын  бер мөһим  вакыйга  булды  –  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Васил Шәйхразыев 4 төбәккә Габдулла Тукай белән Муса Җәлил бюстларына сертификатлар бүләк  итте  һәм  шуның берсен алар безнең өлкә татар автономиясенә  тапшырды.  Габдулла Тукай бюстын автономиячеләр быел Сергач шәһәрендә урнаштырырга  тиеш,  әмма  бүгенгә  аның  төгәл урыны гына сер булып кала.

Безнең Нижгар өлкәсеннән 30га якын кеше катнашты, әмма ләкин аларны быел да барысын бергә җыеп, фотога төшерү мөмкинлеген таба алмадык, чөнки делегацияне җитәкләп баручыларга иң үтемле мессенджерда вакытлыча гына үз төркемебезне булдырыйк, дип күпме генә мөрәҗәгать итсәк тә, безнең бу үтенечне, кызганычка каршы, игътибарга алучы табылмый. Шуңа якташларыбызны анда- монда өлешчәләп кенә фотога төшерергә мәҗбүр идек һәм шуның беренчесен җыенның ачылу урынына бару алдыннан Казанның иң популяр булган “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәге каршында ясадык.

Узган елдагыча, быел да Россия төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләрне  беренче  булып  Татарстанның  фәннәр  академиясендә  милли  республиканың Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли   Шура   рәисе   Васил Шәйразыев җылы  сәламләде, Бөтенроссия   татар   авыллары эшмәкәрләре   җыенының   миссиясе турында сөйләде.

“Бу җыенга  сез  татар, эшкуарлыгыгыз  авыл  һәм  авыл  хуҗалыгы белән  бәйле  булганга  чакырулы. Бу өч көн эчендә без бер-беребез белән аралашып, алга таба  үсеш  юлларын  эзләп,  табышны  арттыру  ысуллары  белән  уртаклашабыз,  бу  өлкәдә тәҗрибә   туплыйбыз.   Аннары шул табышның бер өлешен татар авылларын саклап үстерүгә юнәлтергә тиешбез”, – дип ассызыклады Васил Габтелгаяз улы.

Эчтәлекле доклад белән Татарстанның фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов та чыгыш ясады, ә авыл хуҗалыгы минстрлыгы вәкилләре Республиканың уңышлары турында сөйләде.

Шуннан соң делегатлар өч төштә дискуссион мәйданчыкларда фикер алышты, заман мөмкинлекләреннән чыгып, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату, кадрлар мәсьәләсе, авыллар үсешенә агротуризмның бер этәргеч булуы турында уртага салып сөйләште,  кайбер авыл эшмәкәрләре шушы мәсьәләләрдә отышлы вариантлары белән уртаклашты.

Икенче көнне иртә белән делегатлар Татарстанның Тукай белән Сарман районнарына юл алды. Кунакларны ике җирдә дә милли ризык  һәм  җыр-бию  белән  каршыладылар,  авылларның  яшәеше  белән  таныштырдылар,   җирле   фермерларның һәм   эшмәкәрләрнең   эшчәнлеген, туган нигезләрен үстерүдәге өлешен күрсәттеләр, авыл тормышына  һәм  хуҗалыгына  республиканың даими рәвештә нинди  һәм  ничек  дәүләт  ярдәме оештырылганы хакында бәян иттеләр.

Әлбәттә, ана телебезнең язмышы,  урыннардагы  милли мәдәниятнең үсеше, хак   динебезнең торышы  белән дә  делегатлар якыннан  кызыксынды. Иң мөһиме – район үзәкләрендә эре предприятиеләр җитештерү сәнәгатен   тәэмин   итсә,   авылларда  фермерлар  һәм  кече эшкуарлар   яхшы   түләүле   эш урыннары булдырып тора. Мәсәлән,  Тукай  районында  “АЗ  Раритэк” җәмгыяте газда йөри торган  автобуслар  җыя  һәм  аларны Кырым бик яхшы сатып ала икән. Биредә 300дән артык кеше эшли.

Барысын да үз күзләре белән күреп   узганнан   соң,   делегатларны  Тукай  һәм  Сарман  районнары башлыклары да җылы сәламләде,   төшке   кайнар   аш белән сыйлады, милли программа да бүләк итте. Яшерен-батырын түгел, барысына да диярлек биредәге  чисталык  һәм  тәртип ошады  һәм  шуның  өчен  ерак юлны якын итеп килгән кунаклар хуҗаларга,  аеруча  да  шундый танып-белү   мөмкинлеге   тудырган Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерде. Ә ерак юл һәм җәяү йөрү күп булу аркасында   шактый   арып-талган делегатларның күңелен кич белән “Халык җәүһәрләре” гала-концерты күтәрде.

XIV  Бөтенроссия  татар  авыллары  эшмәкәрләре  җыенының йомгаклау өлеше – пленар утырышы “Корстон”да, гадәттәгечә, Татарстан  Республикасы  Рәисе Рөстәм  Миңнеханов  катнашында узды. Ул иң башта Россия төбәкләрендә     җитештерелгән продукция   һәм   халык   кәсебе товарлары   күргәзмә-ярминкәсе белән  танышып  чыкты.  Бөтендөнья  татар  конгрессының  татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге   җитәкчесе   Фәрит   Уразаев  хәбәр  итүенчә,  күргәзмә- ярминкәдә  Россия  Федерациясенең 14 төбәгеннән 127 эшмәкәр,  60  хуҗалык  субъекты  катнашкан.

Ә кунакларны пленар утырышта да беренче булып Васил Шәйхразыев сәламләде:

“Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән башланып киткән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарының ундүртенчесен уздырабыз. Ул инде тулы бер хәрәкәткә әверелеп, конгрессның эшчәнлегендә, милләтне берләштерү һәм эшмәкәрлекне үстерүдә лаеклы урын алып тора.

Бүген Россиянең 37 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 900 татар эшмәкәре килде. Җыелышта Бөтендөнья татар   конгрессының Милли Шура әгъзалары, Татарстанның  Дәүләт  Советы  депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Татарстан  Республикасының  Россиядәге   тулы   вәкаләтле   һәм даими вәкилләре, Татарстанның муниципаль район җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнаша.

Чираттагы 16 нчы Бөтенроссия авыл Сабан туе быел 27 июнь көнне Пенза өлкәсе Кузнецк районының Дәхтәрни (Малый Труев) авылында узачак, шуңа күрә, утырышта Пенза өлкәсеннән зур делегация бар, аның җитәкчесе – Пенза өлкәсе хөкүмәте Рәисе урынбасары Алмаз Хәмит улы Хәкимов.

Агымдагы ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татар дөньясы өчен «Тукай елы» дип игълан ителде.

2026 елда без күп кенә мәшһүр шәхесләребезнең юбилейларын билгеләп үтәбез, шул исәптән, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгын да.

Россиядә – “Халыклар бердәмлеге”, Татарстанда – “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге” дип игълан ителгән агымдагы елда да, татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләребез, гомумән татар халкы – СВОда җиңүне якынайту эшенә саллы гына өлешләрен кертеп килә.

Быел  без  Бөтенроссия  татар авыллары   эшмәкәрләре   җыенын, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы  белән берлектә  уздырабыз.  Һәм  минем хезмәттәшемә – Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек    министры    Марат Азат улы Җәббаровка барыбыздан рәхмәтләр җиткерәбез.

Кичә безнең делегатларыбыз Татарстанның Сарман һәм Тукай районнарына барып, андагы татар авылларының комплекслы үсеше белән танышып кайтты. Форсаттан файдаланып, форумда катнашучылар исеменнән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга, Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Рим улы Нәҗмиевка һәм аларның командаларына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Фәнир Гыйльметдин улы Галимов җитәкчелегендәге «Бөтен- россия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәр елны ике җыен арасында төбәкләргә җыелып барып, төрле җирлекләрдә очрашулар үткәрә, үзара тәҗрибә алмаша, матур үрнәкләрне өйрәнә, төбәкләрдәге эшмәкәрләрне борчыган сорауларны уртага салып сөйләшә, проблемаларны чишү юлларын эзли. Һәм аларны безнең җыенга чыгара. Бу юлы андый очрашулар Ульяновск, Свердловск, Түбән Новгород, Ростов, Курган, Чиләбе өлкәләрендә һәм Чувашстан Республикасында узды”, – диде Васил Шәйхразыев.

Аннары унлап кеше үз төбәкләре, үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады, авылларына ни дәрәҗәдә булышлык күрсәткәннәре белән уртаклашты.

Шуннан  соң  Рөстәм  Миңнехановка сүз бирделәр.

“Катнашучылар арасында – кече бизнес  вәкилләре,  фермерлар, шәхси  хуҗалыклар  вәкилләре. Сез үз эшләрегезне үстереп кенә калмыйсыз, туган авылларыгызга  ярдәм  итәсез,  милли  гореф-гадәтләрне һәм милли мәдәниятне сакларга зур өлеш кертәсез.

Бүген безнең илебездә татар авылларының саны 4200гә якын. Уңышлы эшмәкәрләр – авыл халкының ышанычлы таянычы. Сез эш урыннары белән тәэмин итәсез, мәктәпләргә, мәчетләргә булышасыз, милли йолаларны торгызасыз. Моның өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм, чөнки Татарстанда татарларның 30 проценты гына яши, калганын сез тәшкил итәсез! Шуңа бергә булыйк, бердәм булыйк!” – диде Татарстан Рәисе.

Олег ХӨСӘИНОВ.

P.S. Бу юлы Бөтенроссия  татар  авыллары  эшмәкәрләре җыенына “Туган як” газетасы хезмәткәренә барып кайту мөмкинлеге тудырганы өчен Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясовка олы рәхмәт белдерәбез.

Бөтендөнья татар конгрессы 15-17 апрельдә мәркәзебез Казанда Россия төбәкләреннән иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын “Туган тел” Бөтенроссия форумына җыячак һәм безнең төбәктән дә әлеге мөһим чарада делегация катнашачак.

Гомумән, авылларыбызны, ана телебезне, милли мәдәниятебезне, рухи гореф-гадәтләребезне, чал тарихыбызны саклап үстерү, Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү өстендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Рәисе теләктәшлеге нигезендә бик зур эш алып бара.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*