ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Тукай авылы мәктәбендә көрәш турниры үтте
Чувашиянең Тукай авылы мәктәбендә көрәш турниры үтте

Чувашиянең Тукай авылы мәктәбендә көрәш турниры үтте

Чувашиянең Тукай авылы мәктәбендә җирле татарлар милли-мәдәни берләшмәсе призына милли көрәш буенча 2008 нче елдан соң туучы яшүсмерләр арасында республикакүләм турнир узды.

Турнирны Комсомол һәм Батыр муниципаль округы администрацияләре, Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе һәм Чувашия Республикасы көрәш федерациясе оештырды. Турнирның максаты- республикабызда милли көрәшне үстерү, яшьләр тарафыннан әлеге спорт төренә кызыксыну уяту.

Катнашучыларны, җанатарларны, килгән кунакларны Комсомол муниципаль округ башлыгы Николай Раськин, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Урмай территориаль бүлек җитәкчесе Айрат Ямалетдинов, Чувашия Республикасы Көрәш федерациясе президенты Фәрит Чабатов, Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Зөфәр, Тукай мәктәбе директоры Наил Зарипов, Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров сәламләделәр.

Тунирда 8 авылдан (Шыгырдан, Урмай, Татар Согыты, Кыр Бикшеге, Озын Куак, Тукай, Кызыл Камыш, Комсомол) 69 яшь көрәшче катнашты. Алар 16 авырлык категориясендә көч сынаштылар. Әлеге турнир беренче мәртәбә генә узса да, бик зур дәрәҗәдә оештырылган иде. Милли берләшмә республикабызның милли көрәш буенча көрәшчеләрне, тренерларны, бу төр спортны сөючеләрне бер мәйданда туплый алды, дип хәбәр итте Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*