ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары бөек шәхесләр музейларында булдылар
Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары бөек шәхесләр музейларында булдылар

Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары бөек шәхесләр музейларында булдылар

Казанда узучы Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары программа кысаларында  татар халкының бөек шәхесләре –  шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил музейлары буйлап экскурсиядә йөрделәр.

 

Белешмә: Казанда  15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел»  җыены үтә. Татарстан Республикасында, шулай ук чит  илләрдә, Россия төбәкләрендә  татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.

Быел җыенга 800дән артык катнашучы  җыелачак. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  белән берлектә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*