7 майда режиссер Алинә Насыйбуллинаның «Шүрәле» дебют фильмы прокатка чыга, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы. Төп рольләрне режиссер үзе һәм Максим Матвеев башкарган.
Фильмның премьерасы 48нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Рус премьералары» конкурсы кысаларында узачак.
Фильмда Рузил Миңнекәев, Сергей Гилев, җырчы Хаски, Роман Михайлов, Геннадий Блинов, Евгений Сангаджиев һәм башка актерлар төшкән.
Картинаны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан локацияләрендә төшергәннәр.