Казанда 21 апрельдә чираттагы бушлай татар теле курслары башлана. Укуларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе оештыра.
Дәресләр Казан башкарма комитетында ике төркемдә атнага бер тапкыр үткәреләчәк. Курслар алты атна дәвам итәчәк.
Телне өйрәнә генә башлаучылар өчен төркем һәр сишәмбе 18:00-20:00 сәгатьләрдә шөгыльләнәчәк. Дәресләрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Россиякүләм һөнәри конкурсы призеры, шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова үткәрәчәк.
Телне өйрәнүен дәвам итүчеләр өчен төркемдә дәресләр һәр пәнҗешәмбе 18:00-20:00 сәгатьтә булачак. Педагог – «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан шәһәре мэры стипендиаты, күпсанлы татарча проектлар авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.
Урыннар чикле. Катнашу өчен әлеге сылтама аша язылу сорала: https://forms.yandex.ru/u/69dca135493639a090b688e1/
Чыганак: belem.ru