ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья “Туган тел” җыены кысаларында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узды
Казанда Бөтендөнья “Туган тел” җыены кысаларында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узды

Казанда Бөтендөнья “Туган тел” җыены кысаларында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узды

Бүген, Бөтендөнья “Туган тел” җыенының икенче көнендә, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узды. Җыенның делегатлары әлеге чарада катнашты.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада 13-16 апрель көннәрендә Казанда узды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты. Быел олимпиада бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланды.

Олимпиадада республика һәм төбәкара этапларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестларда һәм әңгәмәләрдә катнашучылар көч сынашты. Финалга чыгучылар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектлар тәкъдим иттеләр.

Төп конкурс сынаулары «Байтик» балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*