ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан татар активисты Рим Гыйниятуллин вафат
Үзбәкстан татар активисты Рим Гыйниятуллин вафат

Үзбәкстан татар активисты Рим Гыйниятуллин вафат

Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Совет рәисе Рим Гыйниятуллин вафат. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә. Җирләү 16:00 сәгатьтә Чапанат зиратында булачак.

Рим Абдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Җизак өлкәсенең Заамин районы Даштабад шәһәре янындагы Каратепа авылында укытучы гаиләсендә туа. 1968-1980 елларда ул Үзбәкстан Су хуҗалыгы министрлыгының идарә башлыгы урынбасары, министрлыкның баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкара. 1981-1989 елларда Үзбәкстан су хуҗалыгы министры урынбасары, Дәүләт план комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары була. 1989-1996 елларда — Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, ә 1996-1997 елларда – Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

1996 елдан – Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе. Шулай ук Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәген җитәкли.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*