ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кайгынамә
Кайгынамә

Кайгынамә

Кайгынамә

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Ташкент шәһәрендә гомер кичергән,   дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Рим Абдулла улы Гыйниятуллин бакыйлыкка күчте. Бу  татар дөньясы өчен дә, Үзбәкстан җәмгыяте өчен дә зур югалту.

Рим ага  гомерен дәүләт хезмәтенә һәм халыкка багышлаган күренекле шәхес иде. Үз вакытында Үзбәкстан Республикасының мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, Премьер-министр урынбасары вазифаларын намус белән башкарып, ил үсешенә саллы өлеш керткән шәхес. Аның зирәклеге, тәҗрибәсе һәм җаваплылыгы күпләр өчен үрнәк булды. Ул милли тормышта да гаять актив иде. Үзбәкстандагы татарларны   берләштерү, аларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү юлында армый-талмый хезмәт куйды. Үзбәкстанның татар һәм башкорт Аксакаллары Шурасы рәисе буларак, ул милләтебезнең рухи терәге, акыллы киңәшчесе булды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә күп кенә игелекле эшләр башкарылды, буыннар арасында бәйләнеш ныгытылды.

Бөтендөнья татар конгрессы, бөтен татар җәмәгатьчелеге белән бергә, бу авыр югалтуны тирән кайгы белән кабул итә.  Хөрмәтле Тәнзилә ханым, уллары Әхсән һәм Искәндәр – сезгә сабырлык, ныклык телибез. Авыр кайгыгызны уртаклашабыз.

Рим Абдулла улының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул башкарган игелекле эшләр, калдырган мирас буыннарга үрнәк булып яшәр.

Аллаһ Тәгалә аңа киң рәхмәтен насыйп итсен, урынын җәннәт түрләрендә кылсын.

 

                                    Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

                                    Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе   В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*