18 апрель көнне Удмуртия Республикасында нәшер ителүче “Яңарыш” татар гәҗите 35 еллык юбилеен билгеләп узды.
Милләттәшләребезне тәбрикләргә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов килгән иде.
Бәйрәм чарасы Ижевск шәһәре Сосновый шифаханәсенең актлар залында узды. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге матур бәйрәмгә бүләк итеп Алабуга халык җыр һәм бию ансамблен юллаган иде. Әлеге коллектив үзенең җыр-биюләре белән зал тутырып килгән тамашачыларны битараф калдырмады. Булат Ибраһимов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев исеменнән тәбрикләмәне укып ирештерде һәм редакциягә ноутбук алу өчен сертификатны гәҗитнең баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага тапшырды. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән милләттәшләребез Ләйсән Сабированы һәм Гүзәлия Поздееваны бүләкләде. Алга таба конгресс вәкиле «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А.С.Сәлимгәрәев тәбрикләмәсен ирештереп, Әгерҗе районы почта хезмәткәрләре Рәмзилә Якуповага, Нурия Муллинага, Эльза Рамазановага агентлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Фотолар авторы: Шәфкать Ганиев









