Төмән шәһәренең «Железнодорожник» мәдәният сарае сәхнәсендә XIII төбәкара «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесенең финалы узды.
Финал кичәсе җирле татарларының мифлары һәм риваятьләре мотивларына нигезләнгән театральләштерелгән тамаша форматында оештырылды. Быелгы финал бәйгесендә җиде кыз һәм җиде егет катнашты. Алар бер ай дәвамында мөстәкыйль әзерлек алып бардылар, шулай ук ике атналык интенсив җыеннарда белемнәрен арттырдылар. Катнашучылар тарих, ислам нигезләре, татар теле, милли һөнәрләрне үзләштерделәр, сәхнә теле һәм хореография буенча осталыкларын камилләштерделәр.
Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитет җитәкчесе, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе — А.Ф. Хәлиуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе — В.Г. Шәйхрызыев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм бәйгенең милли үзаңны саклауда үстерүдә, төбәкләрдә татар яшьләренә ярдәм итүдә мөһим проект булуын ассызыклады.
Бәйгенең төп титуллары һәм 300 мең сум күләмендәге акчалата бүләкләр Төмән вәкилләренә насыйп булды: Вероника Бикмулина «Себер йолдызы» исеменә лаек булды, ә Салават Ваһапов «Татар егете» титулын яулады. Җиңүчеләргә шулай ук бүләкләр һәм Казан шәһәренә сәфәрләр тапшырылды. Вероника Бикмулинаны алда 2026 елның августында узачак Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашу көтә, ул Төмән өлкәсен тәкъдим итәчәк.
Вероника Бикмулина үз чыгышында оештыручыларга һәм якыннарына рәхмәтен белдерде: «Оештыручыларга бу бәйрәм өчен зур рәхмәт. Гаиләмә, ярдәмгә килгән барлык туганнарыма рәхмәт! Без беләбез — без монда юкка түгел», — диде ул.
Төбәкара «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесе 2008 елдан бирле үткәрелә. Бәйгенең төп максаты — сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга үсеш мөмкинлекләре тудыру.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе XIII ачык Төбәкара «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесенең оештыручыларына – Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллегенә, партнерларга һәм спонсорларга чараны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт белдерә.














