1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Сургутның “Галерея” кинотеатрында “Татарстан киносы айлыгы” уза. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.
Әлеге айлык кысаларында Сургут шәһәре татар мили-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбе укучылары «Әлмәндәр» анимацион фильмын карадылар, дип хәбәр итә Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе.
Якты образлар, мавыктыргыч сюжет һәм экрандагы татарча сөйләм — болар барысы да балаларда матур хисләр калдырды. Алар геройларны игътибар белән күзәттеләр, таныш сүзләрне тотарга тырышып , сеанстан соң тәэсирләре белән шатланып уртаклаштылар.