ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан Президенты Рим Гыйниятуллин вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашты
Үзбәкстан Президенты Рим Гыйниятуллин вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашты

Үзбәкстан Президенты Рим Гыйниятуллин вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашты

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев татар активисты, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, хезмәт ветераны Рим Гыйниятуллин вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде.

«Күренекле җитәкче, яшьләрнең кайгыртучан остазы, ихлас һәм тыйнак кеше Рим Абдулла улы Гыйниятуллин турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак», — диелә хатта.

Шулай ук Рим Гыйниятуллинның оста җитәкче булуы һәм Яңа Үзбәкстанны төзү процессларында, аерым алганда, безнең күпмилләтле җәмгыятьтә тынычлык, түземлек һәм татулык атмосферасын ныгытуда, өлкән буын һәм ветераннарга ярдәм итүдә, яшьләрне Ватанга мәхәббәт, милли һәм гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәт итү рухында тәрбияләүдә актив катнашуы билгеләп үтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*