ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Коръән сүзе гүзәллеге һәм илаһи исемнәр сыгылмалылыгы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла
Казанда «Коръән сүзе гүзәллеге һәм илаһи исемнәр сыгылмалылыгы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла

Казанда «Коръән сүзе гүзәллеге һәм илаһи исемнәр сыгылмалылыгы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла

23 апрельдә Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән сүзе гүзәллеге һәм илаһи исемнәр сыгылмалылыгы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул истәлекле вакыйгага – 2026 елда Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы дип игълан ителүенә багышланган.

Экспозициядә түбәндәге эшләр тәкъдим ителә: рәссам һәм реставратор Дамир Әхмәтгалиевның кулдан ясалган Коръән битләре, шәмаилләре һәм кыйтгалары;
Алабуга музей-тыюлыгы коллекциясеннән дизайнер-зәркәнче Азамат Гыйләҗетдиновның «Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме» дип аталган миниатюр скульптуралар коллекциясе.

Күргәзмәне ачу тантанасы 23 апрельдә 15:00 сәгатьтә башлана. Экспозиция 2026 елның 22 сентябренә кадәр эшләячәк.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*