ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Луганск халык иҗаты үзәге” эшчәнлеге белән таныштылар
“Луганск халык иҗаты үзәге” эшчәнлеге белән таныштылар

“Луганск халык иҗаты үзәге” эшчәнлеге белән таныштылар

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Донбасска кылган эш сәфәре кысаларында Луганск Халык Республикасы “Луганск халык иҗаты үзәге” дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Үзәк алып барган киңкырлы эшчәнлек турында оешманың директоры В.М.Яровой сөйләде. Луганск халык иҗаты үзәге төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен таныту максатыннан күп чаралар оештыра. Биредә төрле бәйге һәм фестивальләр, мәдәни кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр, күргәзмәләр ел әйләнәсенә узып тора. Үзәк үз канаты астында 12 милли-мәдәни җәмгыятьне берләштерә. В.М.Яровой “Чишмә” татар милли-мәдәни җәмгыятенең иң актив оешмаларның берсе булуын, барлык чараларда да катнашуын белдерде, һәрдаим күрсәтеп килгән ярдәмнәре өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары М.Р.Тукаев та төрле халыкларның милли оешмаларын бергә туплап торучы, аларга үз мәдәниятләрен таныту өчен мөмкинлек тудыручы һәм шулай ук чараларын үткәрергә һәрчак ишекләрен ачык тотучы мондый үзәкнең булуы зур әһәмияткә ия икәнлегенә басым ясап, татар оешмаларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм оешмага алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*