Габдулла Тукай истәлегенә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Питрәч районы Көек авылының “Алгоритм” технологик лицее» 15 нче апрельдә Әстерхан өлкәсе укытучылары өчен семинар уздырды.
Чарада Әстерхан өлкәсеннән килгән 9 татар теле укытучысы катнашты. Семинар- практикум программасы бай булды: кыска гына вакыт эчендә кунакларга экскурсияләр, ачык дәресләр һәм тематик чара оештырылды. Әстерхан кунаклары Габдулла Тукайның Әстерханга килүе, өлкәдә шагыйрьгә багышланган истәлекле урыннар барлыгын сөйләделәр. Түгәрәк өстәл артында 9 укытучының да Әстерхан өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының һәм “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыяте әгъзалары булулары, әлеге оешмалар белән берлектә ана телен саклап калуда алып барган хезмәтләре турында да чыгыш ясадылар. Әстерхан өлкәсе күп милләтле регион һәм мәктәпләрдә татар телен катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да өйрәнә. “Алгоритм” лицеенда да шул ук күренеш. Укытучылар әлеге темага эш тәҗрибәләре,уңышлары белән дә уртаклаштылар.
Катнашучылар оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр, семинар эшендә актив катнашкан лицей директоры Л.В.Глибинага һәм педагогларга ихлас рәхмәт белдерделәр.Барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә узды. Әстерхан өлкәсенең татар теле укытучылары һәм Көек авылының”Алгоритм” лицее белән тыгыз хезмәттәшлек алып барылыр дип ышанып калабыз.Дуслык күперләребез нык булсын!
Наилә Есенбаева