Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Луганскида булып кайтты.
Сәфәр кысаларында Республика мөселманнары белән җылы очрашу узды. Очрашу барышында Красный Луч шәһәре «Берлек» дини оешмасы рәисе Ренат хәзрәт Кузяшов Васил Гаяз улын «Донбасс туфрагына тугрылыклы хезмәт иткән өчен» дигән Мактау билгесе белән бүләкләде. Мактау билгесе Луганск Халык Республикасының мөфтие Мөхәммәт Исмәгыйль йөкләмәсе буенча, Луганск Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнәнбирелде.
Шулай ук мактау билгесе белән Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура бюро әгъзасы Фәхретдин Канюкаев һәм Луганскмдагы “Чишмә” өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлфия Кабирова да бүләкләнде.

