Әгерҗе районының Исәнбай урта мәктәбендә кичә “Татарча диктант” акциясе үтте. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Диктантны укучылар татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язды. Катнашучылар башта «Туган тел» шигырен, аннары бөек шагыйрьнең чәчмә мирасыннан өзекләрен кәгазьгә күчерделәр.