24 нче апрельдә, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе үткәрелде. Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә Татарстан Республикасы Арча районының Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее да катнашты.
6-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар, лицей хезмәткәрләре бергәләшеп диктант яздылар.
Акция татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатыннан уздырыла.