Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылып В.И.Ленин исемендәге өлкә китапханәсендә семберлеләр дә диктант язды. Данлыклы китапханәнең уку залына йөзгә
якын кеше килде, араларында милләттәш депутатларның, яшьләрнең һәм яшүсмер балаларның да булуы оештыручыларның уңышлы эшләве хакында сөйли. Ана телендә диктант язганнан соң алар Бөтенроссия «Жиңү» диктанты акциясе кысаларында МХОда (СВО)катнашучы якташларга хатлар да яздылар. Соңыннан диктант язучыларга Сертификатлар тапшырылды.