Бүген дөньякүләм “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе башланды.
Ул 11нче тапкыр уздырыла, ә быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
Ижау шәһәренең 6нчы татар гимназиясенең 8-11 сыйныф укучылары иртәне “Туган тел” җырын җырлап, диктант язудан башладылар.