ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Язгы моңнар” фестивале милли сәнгать сөючеләрне берләштерде
Ульяновск өлкәсендә “Язгы моңнар” фестивале милли сәнгать сөючеләрне берләштерде

Ульяновск өлкәсендә “Язгы моңнар” фестивале милли сәнгать сөючеләрне берләштерде

25 апрель көнне Ульяновск өлкәсе Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы мәдәният йортында ХХ төбәкара “Язгы моңнар” фестиваль-бәйгесе узды.

Быелгы фестиваль Ульяновск өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Чувашстан Республикасы иҗат коллективларын бер сәхнәгә җыйды. Ике йөзгә якын катнашучы — балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр — тамашачыларга бай һәм төрле иҗади программа тәкъдим итте.

Сәхнәдә яңгыраган җырлар, милли биюләр, нәфис сүз осталары чыгышлары фестивальнең төп үзенчәлеген — милли мәдәнияткә мәхәббәтне һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру теләген ачык күрсәтте.

Фестиваль кунакларын район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкин сәламләде. Ул чараны оештыруга өлеш керткән район администрациясенә, мәдәният бүлегенә, район татар мохтариятенә һәм “Ак калфак” бүлекчәсенә рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе — В.ГШәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе— Алмаз Хәлиуллин җиткерде.

Үз чыгышында Алмаз Хәлиуллин фестивальнең әһәмиятен ассызыклады:
«Мондый чаралар төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерүгә хезмәт итә. Иң мөһиме — яшь буында туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата кызыксыну уята», — дип билгеләп үтте ул.

Фестиваль-конкурс кысаларында катнашучылар сәнгатьле уку, уен коралында уйнау, ялгыз җырлау, ялгыз бию, вокаль һәм хореографик ансамбльләр номинацияләрендә чыгыш ясады. Алар 7–9, 9–12, 13–15 яшь категорияләрендә, шулай ук 25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бәяләнде.

Бәйгенең иң югары бүләге — Гран-при — Буа районыннан килгән сәнгать коллективына тапшырылды.

“Язгы моңнар” фестивале елдан-ел үзенең географиясен киңәйтеп, төрле төбәкләрдән килгән татар иҗат коллективларын берләштерә, милли сәнгатьне саклау һәм үстерү эшенә үз өлешен кертә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*