ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Алексеевск районында “Йөрәктән йөрәккә: Габдулла Тукай юллары халыкларны берләштерә” дигән иҗади марофон узды
Алексеевск районында “Йөрәктән йөрәккә: Габдулла Тукай юллары халыкларны берләштерә” дигән иҗади марофон узды

Алексеевск районында “Йөрәктән йөрәккә: Габдулла Тукай юллары халыкларны берләштерә” дигән иҗади марофон узды

«Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең ресурс-үзәгендә «Йөрәктән йөрәккә: Габдулла Тукай юллары халыкларны берләштерә» дип аталган муниципаль иҗади марафон узды.Районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән яшь талантлар бөек шагыйрьнең үлемсез мирасына үз карашларын җиткерделәр. Программа үз эченә төрле жанрларны кертте, балалар үз сәләтләрен күрсәтә алдылар: Тукай әсәрләрен сәнгатьле уку; аның иҗатына ияреп язылган автор шигырьләре; таныш сюжетларны җанландыручы төсле иллюстрацияләр; күңелне нечкәртә торган һәм театральләштерелгән миниатюралар.

Марафонның кульминациясе- бүләкләү тантанасы булды. Актив катнашучыларга лаеклы дипломнар тапшырылды.

Тукай-безнең горурлыгыбыз, милләтебез йөзеге ул. Аның әсәрләре һәрвакыт актуаль, алар безне әдәп-әхлакка, тырышлыкка һәм туган телне яратырга өйрәтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*