5 февральдә Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә “Электрон” спорт клубы призына төбәкара хоккей уены үтте. Боз мәйданына бу тирәнең иң көчле командалы чыкты, шул исәптән Кукмара егетләре дә. Киң җилкәле, нык бәдәнле, җилдәй тиз тимер аяклы ир-егетләр, уен гына булса да, боз өсте алкасы артыннан бар булган җегәрләрен куеп чабышып йөрде, кәшәкә таяклары белән бәрешеп алды.

Нәтиҗәдә, искиткеч киеренке барган көрәштәТатарстан Республикасы уенчылары җиңде. Кукмара хоккей командасы беренче урында, икенче урында “Электрон” үзе, өченче баскычта Вятка Аланы районы Урта Шөн авыл җирлеге “Шөн барслары” хоккейчылары.
Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе
Андрей Митроев фотоларында бәйгенең төп спонсорларының берсе, Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Равил Нургалеев Кукмара командасына кубок тапшыра.
“Шөн барслары” җанатарлары – чын тугры затлар.