Бүген, 28 апрель көнне, Казанның 40нчы “Тургай” балалар бакчасына “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Казан бүлекчәсе чираттагы күчмә утырышка җыелды.
Чарага барлыгы 30дан артык аккалфаклы килгән иде. Алар балалар бакчасындагы милли тәрбия үрнәкләре белән таныштылар, балалардан татар телендә чыгышлар карадылар. Шулай ук утырыш барышында оешманың планнары барланды, яңа максат-бурычлар куелды.
Күчмә утырыш бик матур, югары дәрәҗәдә узды.


