28 апрельдә Буа районының академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дип аталган Ренат Харис исемендәге XIII Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды.
Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Казандагы Буа якташлык җәмгыяте Президенты урынбасары Наил Шәмиев, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Гөлнур Айзат, Рәмис Аймәт, Галия Гайнетдинова, «Әдәби марафон» проекты җитәкчесе Раил Гатауллин, Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова бар иде.
Фәнни-гамәли конференция 6 секциядә эшләде: «Ренат Харис әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе», «Ренат Харис һәм музыка сәнгате», «Кул эшләрендә – күңел җылысы», «Ренат Харис иҗатында халыклар бердәмлеге», «Ренат Харис иҗаты буенча иншалар бәйгесе».
Елдагыча Ренат Харис Буа районының иң сәләтле укучыларына үз исемендәге премиясен тапшырды. Быел әлеге премиягә «Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә Буа шәһәре лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Раил, «Сынлы сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен» номинациясендә Буа шәһәре 2 нче номерлы лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Перова Валерия, «Музыкаль сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә Буа районының академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шагалиева Вилада лаек булды.
Ренат Хариска 85 яшь тулуга багышлап, район мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләрнең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатында үткәрелгән фәнни-гамәли конференция мәктәпнең актлар залында җиңүчеләрне бүләкләүләр тантанасы белән тамамланды.
Кунаклар әлеге мәктәптә эшләп килүче Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музее белән дә таныштылар. Әлеге музейның оешуына да быел 25 ел тулды. «Әлеге музей Ренат Харис бүләк иткән бер каләмнән башланган иде», – дип сөйләде аңа нигез салучы Гөлнур Айзат музейдагы әдәби очрашу вакытында. Бүгенге көндә музейның диварын Ренат Харис иҗат иткән 33 графика әсәрләре бизи, шулай ук шагыйрьнең киң кырлы эшчәнлеген чагылдырган фотолар, китаплары, нәсел шәҗәрәсе урын алган. Очрашу вакытында Ренат Харис музейга яңа экспонатларын бүләк итте.
Конференцияне йомгаклау тантанасында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт киләчәктә Буа шәһәренең үзәгендә Ренат Харисның шәхси музеен оештыру кирәклеге турында да сөйләде һәм әлеге сәфәргә юллаганы өчен Татарстан Язучылар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Чыганак: ТР Язучылар берлеге.