ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск мөхтәсибәтендә XIII “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды
Лениногорск мөхтәсибәтендә XIII “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск мөхтәсибәтендә XIII “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

29 апрель көнне Лениногорск мөхтәсибәтендә XIII “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды.

Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” статусы кысаларында үтте.

Интеллектуаль ярышта Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 19 команда катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт сәламләде. Чара дәвамында шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт тә бик эчтәлекле вәгазь дә сөйләп үтте.

“Гыйлем нуры” бәйгесенең төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Яшел үзән мөхтәсибәте командасы иң күп балл җыйды һәм бәйгедә җиңү яулады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*