Ульяновск өлкәсе Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни агарту үзәге йортында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган геройлар истәлегенә монумент ачу тантанасы узды.
Анда катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы киңәшчесе Руслан Гайнетдинов, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Игорь Крючков, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ульяновск шәһәре имам мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин, Ульяновск өлкәсе татар автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.





