Байлар Сабасының үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Программа җирле оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр оештырган җәяүле бәйрәм парады белән башланды. Аннары кунаклар һәм район халкы сугыш еллары техникасы парадын күрә алды, тамашачылар алдында Бөек Ватан сугышы чорының легендар машиналары узды. Парад тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны искә алып бистә үзәгендә һәм аграр көллият каршында урнашкан һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Тантаналы өлеш азагында югары дәрәҗәле кунаклар сугышта катнашкан батырларыбыз хөрмәтенә агач утырттылар.
Мәртәбәле кунаклар арасында: ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов бар иде.
Халкыбызның батырлыгы турындагы истәлек яңа буыннар йәрәгендә яшәвен дәвам итә. Сугыш тәмамланганга 81 ел вакыт үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек!







