ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыеныны башланды
Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыеныны башланды

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыеныны башланды

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыеныны делегатлары «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгенә пленар утырышка җыелдылар. Чарага Россиянең 78 төбәгеннән 1071 кеше килер дип көтелә. Аларның 95е – хатын-кызлар, 986сы – ир-атлар.

Иң зур делегация – Башкортстаннан, аннан 107 кеше килде. Иң яшь катнашучы Пенза өлкәсе Югары Әләзән авылы имам-хатыйбы Усман хәзрәт Дебердеев. Аңа 18 яшь. Иң олы яшьтәге катнашучылар –  Самара өлкәсеннән Сызрань мәчете имамы 92 яшьлек Галиулла хәзрәт Габдрәшитов, 90 яшьлек Харис хәзрәт Халиков. Быел җыенда Кырым Республикасыннан, Луганск Халык Республикасыннан, Донецк Халык Республикасыннан, Запорожьедан да вәкилләр катнаша.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Чараны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев башлап җибәрде. Алага таба Коръән укылды: һәм делегатларга хәерле эш теләнде.

Утырышта Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш Мөфти, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» Идарә рәисе мөфти Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*