ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Ислам – милләтебезнең рухи нигезе, ә иман – татарларның мәңгелек юлдашчысы”
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Ислам – милләтебезнең рухи нигезе, ә иман – татарларның мәңгелек юлдашчысы”

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Ислам – милләтебезнең рухи нигезе, ә иман – татарларның мәңгелек юлдашчысы”

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенындагы чыгышын Габдулла Тукайның “Васыятем” шигырендәге шигырь юллары белән башлап җибәрде: “Күрегез, күңелем иман һәм Коръән белән тулган”.  “Тукайның бу сүзләрен милләтебезгә васыять итеп кабул итәргә була” – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан кулъязма Коръәне турында сөйләт үтте. Әлеге Изге китап җыен делегатларына бүләк итеп тапшырылды. “Сез – бу мүсхәфне кулга алучы беренче кешеләр”, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

“Әлеге проект – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза.
Проект өстендә Казан галимнәре: Нәзарәтнең каллиграф һәм хафизлардан торган махсус комиссиясе эшләде. Мүсхәфнең хаттаты – татар егете Артур Писаренко, ул Россия ислам институтын тәмамлаган.  Казан Коръәне – эталон, чөнки ул 19 төрле мүсхәфкә таянып язылды, алар хиҗрәтнең беренче гасырларына карый. Эшләгәндә без шулай ук Коръәнне язу һәм төзү буенча 11 чыганакка мөрәҗәгать иттек, шул исәптә Мәрҗани һәм Муса Бигиев хезмәтләренә дә. Башка бүгенге мүсхәфләр гадәттә 2 генә чыганакка таяна.

Казан мүсхәфенең милли үзенчәлекләре дә бар. Аның битләре Татарстан Республикасы байрагы төсләре белән бизәлде. Ә сәҗдә аятьләре Сөембикә манарасы билгесе белән күрсәтелә”, – диде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Казан мүсхәфен дөньяга чыгаруда ярдәме өчен Камил хәзрәт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт белдерде. Шулай ук мөфти Бөтендөнья татар конгрессына һәм Васил Шәйхразыевка да рәхмәтләрен җиткерде. “Соңгы елда без бик күп уртак эшләр эшләрде. Сезнең ярдәмне тоеп тордык”, – дип билгеләп үтте ул.

Чыгышы ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе турында сөйләп үтте. Анда татар дин галимнәренең 1918 елга кадәр бастырылган китаплары цифрлаштырып куела. Хәзерге вакытта фондта – 2200 иске китап. Күптән түгел китапханәгә өстәмә кертелгән – анда галимнәребезнең инкыйлабка кадәрге матбугатта чыккан мәкаләләре дә урын алган. Барлыгы 13 меңнән артык язма. Теләгән һәркем аларны сайтка кереп бушлай укый һәм күчерә ала. “Китапханәгә рәхим итегез, кулланыгыз. Татар дини мирасы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баручы хәзрәтләргә, диссертацияләр язу өчен, анда бик күп материал бар”, – диде мөфти.

Шулай ук Камил хәзрәт кайчандыр Баш Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Үзәк Диния нәзарәтенең флагына урнаштырган аятьне искә алды “Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз” (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 103 аять). Ислам – милләтебезнең рухи нигезе. Тарихтан без беләбез: байлык бүген бар, иртәгә юк. Ә иман – татарларның мәңгелек юлдашчысы. Барыбыз да Аллаһының арканына ябышыйк һәм бер-беребездән аерылмыйк!” – диде Камил хәзрәт.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*