ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Мансур Сафинның китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Язучы Мансур Сафинның китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Язучы Мансур Сафинның китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Мамадыш муниципаль районы Мәдәният сараенда шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Мансур Сафинның 5 томда чыккан әсәрләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды.

Бирегә язучының иҗатташ дуслары, классташлары, укучылар, “Агымсу” әдәби берләшмәсе әгъзалары, аның иҗатын яратучылар җыелган иде.

Кичәдә М.Сафин үзенең иҗаты белән таныштырды, яңа чыккан китаплары турында сөйләде; китаплардан өзекләр, шигырьләр укыды; Мамадышта яшәгән еллары һәм якташ дуслары белән бәйле истәлекләрен яңартты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин исеменнән, Мансур Сафинны төрле елларда иҗат ителгән әсәрләр, тәрҗемәләр тупланган китаплары белән котлап, иҗаты һәм тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Рафаил улы Зәйдуллинның Рәхмәт Хаты тапшырылды.

Шулай ук, язучы Вәрис Гали, Мансур Сафинга “ТАТМЕДИА” ААЖнең «Нократ» («Вятка») мәгълүмат-матбугат филиалының баш редакторы Ханова Светлана Наил кызының Рәхмәт Хатын тапшырды. язучының тәрҗемә әсәрләрен бәяләп үтте.

Шагыйрь-бард, КФУның Алабуга институты укытучысы, Россия язучылар берлеге әгъзасы Рәхим Гайсин кичәгә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, якташ язучыларның иҗатын өйрәнергә, китап укырга чакырды, җырларын бүләк итте.

Мансур Сафин сүзләренә иҗат ителгән Людмила Ткачук башкаруындагы җырлар белән тәмамланган кичә, туган якка мәдхия булып яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*