ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта алтынчы тапкыр китап бәйрәме узачак: Татарстан китап нәшрияты катнаша
Санкт-Петербургта алтынчы тапкыр китап бәйрәме узачак: Татарстан китап нәшрияты катнаша

Санкт-Петербургта алтынчы тапкыр китап бәйрәме узачак: Татарстан китап нәшрияты катнаша

21-24 майда Санкт-Петербургның Сарай мәйданында һәм Дәүләт Эрмитажының Баш штабы бинасында алтынчы тапкыр китап бәйрәме узачак. Әлеге чарада Татарстан китап нәшрияты катнаша.

Үзегез өчен гаҗәеп үзенчәлекле әдәбият дөньясын ачарга мөмкин: халык әкиятләреннән һәм борынгы риваятьләрдән алып классиклар һәм хәзерге заманның күренекле авторлары әсәрләренә кадәр.

Тәкъдим ителгән китаплар арасыннан табарга була:

* матур әдәбиятны-романнар, повестьлар, хикәяләр;
• шигъри җыентыкларны;
• рәсемле төсле балалар китапларын;
• туган якны өйрәнү һәм тарихи басмаларны;
• бүләк альбомнары һәм башкалар.

Китаплар рус, татар һәм башка телләрдә тәкъдим ителгән-бу Татарстанның мәдәнияте һәм традицияләре белән сүз аша танышу өчен менә дигән мөмкинлек.

Чыганак: Татарстан китап нәшрияты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*