ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Әлфия Лотфуллинаның “Әйтелмичә йөргән сүзләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Язучы Әлфия Лотфуллинаның “Әйтелмичә йөргән сүзләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булды

Язучы Әлфия Лотфуллинаның “Әйтелмичә йөргән сүзләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булды

Бүген Арча районының үзәк китапханәсендә үзешчән язучы Әлфия Лотфуллинаның “Әйтелмичә йөргән сүзләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Чарада авторның иҗатташ дуслары, китап сөючеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авторның якыннары катнашты. Шулай ук иҗат кичәсенә Бөтендөнья татар конгрессының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим да кайтканнар иде.

Гөлназ Шәйхиева Әлфия Лотфуллинага Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләү сүзләрен җиткереп, язучыга Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хатын” һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*