ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Гамил Афзалга – 105 ел: елатып елмайта, елмайтып елата
Гамил Афзалга – 105 ел: елатып елмайта, елмайтып елата

Гамил Афзалга – 105 ел: елатып елмайта, елмайтып елата

23 майда күренекле татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан 22 майда, Әлмәттә Татарстан Язучылар берлеге, нефтьчеләр башкаласының Үзәк китапханәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Әлмәт татар драмтеатры ярдәме белән «Үткен телле шагыйрь» исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Катнашучылар арасында Г. Афзал исемендәге әдәби премия лауреатлары Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗев тә бар иде.

Гамил Афзалның әсәрләре елатып елмайта, елмайтып елата. Бу фикер чараның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып барды дисәк тә хакыйкатькә хилафлык китерү булмас. Очрашуга Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзалары Илүсә Нәбиуллина, Рәмзия Габделхакова, Лилия Фәрхетдинова, Резеда Фәрхетдинова, Зөлфия Сираиева, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗади берләшмәсе әгъзалары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, Әлмәт медицина көллияте студентлары, «Туган як» тарих клубы, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды вәкилләре, ветераннар һ.б. килгән иде.

Кичәне Үзәк китапханә хезмәткәре Алсу Хуҗина алып барды (сценарий авторы да үзе). Башта экранда Гамил Афзал исән чагында төшерелгән видео күрсәтелде. Анда ул ничек итеп мәктәпкә укырга барганы һәм халык дошманы баласы дип, сиңа монда урын юк, дип кире кайтарып җибәргәннәре турында сөйли. Аннары сүз шагыйрьнең оныклары Нурия һәм Наиләгә бирелде. Алар бабаларын онытмаган, аның иҗатына игътибар биреп торган өчен чараны оештыручыларга, килгән тамашачыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Әлмәт татар драмтеатры артистлары Алмаз Шаһимәрдәнов, Раушания Фәйзуллина, Гөлнара Вәлиева шагыйрьнең әсәрләреннән торган композиция уйнап күрсәттеләр. Алга таба тамашачыларның игътибары янә экранга юнәлде, бу юлы архив видеоязмасында Гамил Афзал турындагы истәлекләре белән Гәрәй Рәхим һәм Рабит Батулла бүлештеләр. (Сүз уңаеннан, бүген Р. Батулла Г. Афзал исм. әдәби премия белән бүләкләнде).

Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр шагыйрь иҗаты белән кечкенәдән таныш булуы турында сөйләде.

«Без әти белән бик дус идек, ул мине үзеннән беркая да калдырмыйча йөртә торган иде. Әмма миңа биш яшь чакта ул үлеп китте. Олылар әти турында сөйли башласа, мин гел колагымны торгызып тыңлый идем. Кемдер аның Гамил Афзал иҗатын бик яратуы турында сөйләде. Әһә, минәйтәм, әти яраткач, шәп шагыйрь булырга тиеш, дип мин дә аны укый башладым. Беләсезме, шагыйрьләр генә түгел, һәр иҗат кешесе, миңа калса, үзенең тормыш юлында йә тәмугъ чигенә кадәр төшә, йә оҗмахка кадәр менә. Гамил Афзал турында сөйләгәндә, әлбәттә инде, аны мәктәптән борып кайтарулары, сәламәтлеге белән бәйле авыр хәлләре, шигырьләрен күтәреп беренче мәртәбә Казанга килгәч үпкәләтеп кайтарып җибәрүләре — болар барысы да шул тәмугъ чигендә йөрүгә тиң түгелмени? Ә инде уңышлы метафора табу, кызыклы чагыштыру куллану, китаплар басылып чыгу, укучылар белән очрашу, аларның синең шигырьләреңне кызыксынып тыңлавы, рәхәтләнеп көлүе — болары инде оҗмах бүләкләре белән чагыштырып карарлыктыр мөгаен», — диде Равил Сабыр.

Аннары сәхнә Казан кунаклары, Гамил Афзал исемендәге премия лауреатлары Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗевкә бирелде. Алар шагыйрьнең иҗатларына нинди йогынты ясавы турында фикерләрен җиткерделәр, үзләренең һәм шулай ук Гамил Афзалның шигырьләрен укыдылар.

«Бер карасаң, юк кына нәрсәләр турында яза кебек тоела, — диде Алмаз Хәмзин. — Ә ул әсәрләр укучыны шундый шәп тәрбияли икән. Миңа «Чаян» журналында эшләгәндә дә аның кыюлыгы, шаян булуы, юмор-сатирага осталыгы бик нык ярдәм итте. Шул дулкында үскән кеше буларак миңа инде сәхнәдә дә байтак кына шаярырга туры килде, матбугатта да. Ләкин мин беркайчан да шәхесне мыскыл итмим. Кайвакытта язасың, нишләп болай дип яздың инде, дип киләләр. Шелтә белдермәкче булалар. Бәрәч, минәйтәм, син идеңмени ул? Үзләрен үзләре саталар шулай. Туры бәреп язарга бернинди кыюлык та, осталык та кирәкми. Шагыйрь икәнсең инде, сатирик икәнсең, берәүгә дә төртеп күрсәтмичә, рәнҗетмичә генә, тик шулай да төпкә утырта белергә дә кирәк. Гамил Афзал кебек».

«Гамил Афзалны гадәттә сатирик шагыйрь дип атыйлар. Тик бу аның бай иҗатының бер өлеше генә. Нигездә, ул үз чорының, милләтебезнең, илнең фаҗигасен, трагедиясен чагылдыручы көчле публицист та, тирән лирик та, фәлсәфәче дә. Аның үз тормыш юлы тоташ драматизм. Соңгы чор иҗатында ул поэзиядә Әлмәт төбәгенең табигатенә һәм кешеләренә дан җырлый. Гамил Афзал премиясенең иясе булу минем өчен үзе бер мәртәбә һәм горурлык», — диде Фәнил Гыйләҗев.

Кичәдә шулай ук 20нче мәктәп укучысы Камилә Хуҗина, «Иҗади процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгенең театраль проектлары җитәкчесе һәм остазы, ТР атказанган артисты Наилә Мифтахетдинова, аның укучылары Лилия Хисамиева, Ихсан Кадыйров, язучы Илүсә Нәбиуллина Гамил Афзалның төрле елларда язылган, кайсы көлдерә, кайсы елата торган шигырьләрен укыдылар.

Язучы Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм яшь чакта үзе төшергән кинокадрлар күрсәтте. Анда аның әтисенең туган көне һәм аны котларга килгән Әдип Маликов, Гамил Афзал һәм башка язучыларны күрергә була. Шулай ук экраннан РФ һәм ТР халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең Гамил Афзал шигырен сөйләве күрсәтелде. Чара Луиза Якупова, Алмаз Хәмзин, Алмаз Шаһимәрдәнов, Гөлнара Вәлиева башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

«Гамил Афзал — безнең төбәктә яшәп, иҗат итеп, гомер буе халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт иткән, Әлмәт данын югары йөрткән шәхес ул. Аның турындагы хатирәләрне кадерләп саклау, аның талантын олылау — безнең изге бурычыбыз. Һичшиксез, без үзебезнең якның күренекле кешеләрен барларга, аларның иҗаты белән танышырга һәм халыкка таратырга тиешбез», — диде алып баручы Алсу Хуҗина кичәне тәмамлап.

Шунысын да әйтик, Равил Сабыр, Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗев Әлмәтнең 6нчы мөселман зиратына барып Гамил Афзал каберенә чәчәкләр салдылар.

Резеда Шәмсуллина.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*