Кичә Дәүләт Кремль Сараенда XI Халыкара “Добровидение” халык җырлары фестиваленең Гала-концерты узды. Илнең төп сәхнәсендә төрле илләрдән иң яхшы халык җырларын башкаручылар, әйдәп баручы фольклор төркемнәре һәм данлыклы солистлар җыелды.
Гала-концертта Камал театрына “Зәңгәр шәл” спектакле өчен “Ел премиясе” бирелде. Бүләк тантаналы рәвештә актерлар – Ришат Әхмәдуллин һәм Рәйхан Габдуллинага тапшырылды.
“Зәңгәр шәл” Камал театры сәхнәсендә 100 ел бара торган спектакль. Ул Кәрим Тинчурин режиссерлыгында 1926 елның 20 декабрендә сәхнәгә чыгарыла. Әсәрнең татар театрында якынлыча 6-7 куелышы булган, режиссерлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев бар.