Удмуртиянең Завьял районы Варакино авылында “Бергә бәхетле” гаилә скверында “Казанышлар бәйрәме” исеме белән бишенче республикакүләм балалар сабантуе узды.
Быел бәйрәм балалар талантын ачуга юнәлтелгән иде – сәхнәдә 17 яшькә кадәрле катнашучылар бию, җыр, сәнгатьле сөйләүдә, музыка коралларында уйнауда осталыкларын күрсәттеләр.
Сабантуйда һәркем үзенә шөгыль тапты – кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерештә, капчык белән сугышта, баганага менүдә, канат тартуда, агач атта йөгерүдә һәм әлбәттә, көрәштә көч сынаштылар.