30 нчы май көнне Аксубай районы Иске Татар Майнасы авылында Корбан гаете бәйрәме уңаеннан ,”Балалар милли Сабантуе” уздырылды. Бу матур чара мәктәп директоры
Насыйров Рафик Гомәр улы җитәкчелегендә, Түбән Майна урта мәктәбе укытучылары ярдәме белән оештырылды.
Әйтеп үтәргә кирәк, Балалар Сабантуе 2018 нче елдан бирле уздырылып килә. Балалар Сабантуенда катнашу өчен Аксубай районыннан тыш, Чистай, Норлат, Әлки районнарыннан да яшь көрәшчеләр килә. Шул сәбәпле бу чараны районара масштабтагы бәйрәм дип тә санарга була.
Бәйрәм балаларның Коръән сүрәләреннән, матур җыр һәм биюләр белән башлап жибәрелде. Күркәм чараны, Рафик Гомәр улы балаларга рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре тапшырып, аларның һәрберсенең уңышларын атап, бәяләп, узенең изге теләкләрен юллап, дәвам итте. Бу бәйрәмдә балалар бакчасындагы балалардан башлап, мәктәп яшендәге балалар катнаштылар.
Милли киемнәрдән, зәвыклы һәм бәйрәмчә киенеп килгән балалар бәйрәм барышында үзләренең сәләтләрен сәнгатьтә, спорт өлкәсендә күрсәттеләр, уеннарда катнашып, көч сынаштылар. Берсеннән берсе чая, шук балалар капчык белән чабу, чиләк-көянтә белән су ташу, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, һәм башка күп төрле уеннарда катнашып истәлекле бүләкләр алдылар.
Сабантуйның күркәме булган милли көрәш, 18 яшькә кадәрге егетләр арасында 6 авырлык үлчәмендә уздырылды. Ике төркемдә беренчелекне Майна егетләре, калганнарында Норлат кунаклары алды. Баш батыр булып Норлаттан килгән көрәшче Гозәеров Риназ калды. Бу көрәштә жиңүчеләргә затлы бүләкләр, велосипедлар әзерләнгән иде. Бәйрәмдә шулай ук барлык балаларны һәм килгән кунакларны корбан итеннән пешерелгән плов, мич коймагы, тәмле, татлы ризыклар белән сыйлау каралган иде.
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы жирле оешма бүлеге җитәкчесе Сәхәбетдинова Лилия Солтан кызыда катнашты. Ул шул чараны оештыруда, татар халкын берләштерү, динне, гореф – гадәтләрне саклап калуда, Балалар милли Сабантуен оештыруда үзенең өлешләрен керткән кешеләргә Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Шундый милли чараларның дәвамлы булуын, киләчәк буынның үзенең тамырларын, гореф-гадәтләрен, телен, динен онытмавын, татар милләтенең дәвамлы булын теләп калды.